+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
27 Май 2025, 05:08

Урал аръягы тотрыклы үсештә

Премьер-министр Андрей Назаров һәм Хөкүмәт әгъзалары Баймак районында булды

Урал аръягы тотрыклы үсештәУрал аръягы тотрыклы үсештә
Урал аръягы тотрыклы үсештә

Башкортстан Хөкүмәте җитәкчелегенең Баймак районына эш сәфәре башкорт милли эчемлеге – кымыз җитештерүгә махсуслашкан “Экопродукт” сөт компаниясеннән башланды. Андрей Назаров җитештерү биналарын карап чыкты, предприятие хезмәткәр­ләре белән аралашты.

– Бүген күргәннәрем мине сокландырды, чөнки предприятие башкорт кымызчылыгының бай традициясен һәм сөт эшкәртүнең алдынгы алымнарын берләштерә. Җитәкчелекнең дә, хезмәткәрләрнең дә бу эшкә күңелен биреп, кымыз ясауның тарихи традицияләренә таянуы күренә. Киләчәк экологик саф, сыйфатлы продуктларга бәйле. Ясалма продуктлар үткәндә калды. Әлеге производствоның мөмкинлеге зур дип саныйм, үсеш перспективаларын өйрәнәчәкбез һәм сезгә бу эштә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез, – диде Андрей Назаров.
“Экопродукт” предприятиесе терлекчелекне үстерергә, үз фермаларын төзергә, терлек азыгы базасы өчен игенчелек белән шөгыльләнергә планлаштыра. Киләчәктә район территориясендә кымыз терапиясе һәм дәвалау өчен база булдыру да күздә тотыла.
Арытаба Андрей Назаров Баймакта Хөкүмәтнең күчмә утырышын үткәрде. Анда вице-премьерлар һәм төп ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Утырышта Баймак районының социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Утырышны ачып, Премьер-министр муниципалитет үсешенә бәйле мәсьәләләрнең күпчелек өлеше Башкортстан Башлыгының һәм республика Хөкүмәтенең турыдан-туры контролендә булуын билгеләде. Контроль йөкләмәләр аерым социаль һәм инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау белән бәйле.
– 2022 елда без Темәс авылын инфраструктур үстерү буенча “юл картасы”н расладык. Аңа 2026 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле 32 чара кертелде. 65 чакрымлы газ челтәре төзелеп бетте – 565 йорт хуҗалыгы газга тоташтырылды, күпер корылмаларына капиталь ремонт ясалды, Ш. Бабич, Н. Вәлиева, Урман хуҗалыгы урамнарына асфальт түшәлде, 378 яктырткыч урнаштырылды. Шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү белән Темәс психоневрология интернаты һәм урта мәктәп капиталь ремонтланды. Күпфункцияле комплекс төзелде, анда почта, КФҮ, Саклык банкы, полиция участогы, авыл китапханәсе урнашты, Темәс тарих-туган якны өйрәнү музее реконструкцияләнде, – диде Андрей Назаров.
Министрлар Кабинеты башлыгы, шулай ук, эшләрне тәмамларга кирәк булган проблемалы объектларны – Баймакта түбәле шугалак һәм Темәс авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешен телгә алды. Моннан тыш, Баймакта диагностик медицина үзәге төзү һәм Мерәстә модульле фельдшер-акушерлык пункты урнаштыру планлаштырыла.
Арытаба Премьер-министр Баймак районының социаль-икътисади үсешенең аерым юнәлешләренә тукталды. Узган ел йомгаклары буенча, авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай күләме 15 процентка (115,4 процент) арткан һәм 6,9 миллиард сум тәшкил иткән. Бу республика буенча уртача күрсәткечләрдән югары. Районда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай үсеше 10 процентка арткан, республика буенча бу күрсәткеч уртача 6,8 процент тәшкил итә.
Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әле 8,7 миллиард сумлык 10 башлангыч актив фазада. Алар 750 эш урыны булдыруны күздә тота.
Районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында Баймак районы хакимияте башлыгы Азамат Идрисов җентекле сөйләде. Үз чыгышында ул районның бөртекле культуралар, шулай ук сөт, ит һәм кымыз җитештерү буенча алдынгыларның берсе булуын билгеләде. Узган елда ашлыкның тулай җыемы буенча Баймак районы республикада икенче урынны алды, бөртекле культураларның уңышы гектардан 21 центнерга җитте.
Андрей Назаров һәм төбәк Хөкүмәте әгъзалары Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, Баймак районында туып-үскән Зәкәрия Акназаров бюстына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Хөкүмәт Премьер-министры совет дәүләт эшлеклесе, Башкорт АССРы Министрлар Советы Рәисе Зәкәрия Акназаровның республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде.
– 1962-86 елларда республиканың Министрлар Советын җитәкләп, ул эре төбәк белән идарә итүнең катлаулы мәсьәләләрен уңышлы хәл итүгә иреште. XX гасырның 60-80нче еллары көчле сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеше һәм инфраструктураның колачлы яңару чоры булды, – диде Андрей Назаров.
Зәкәрия Акназаров күп көчен һәм вакытын республика файдасына эшләүгә багышлады. Хезмәттәге казанышлары өчен ул ике Ленин, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына һәм башка югары дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Шул ук көнне Андрей Назаров Баймак шәһәрендә Салават Юлаев исемендәге ял һәм мәдәният паркын реконструкцияләү барышы белән танышты.
– Безнең төп бурыч – ташландык территорияләргә яңа сулыш өрү. Соңгы 6 елда Башкортстанда 806 җәмәгать киңлеге төзекләндерелде. Алар уртак тырышлык – федераль программалар, муниципалитетларның конкурсларда катнашуы һәм шул исәптән иҗтимагый территорияләрне сайлау буенча тавыш бирүдә актив катнашкан халыкның карары нәтиҗәсендә барлыкка килде, – диде Премьер-министр.
Парк территориясендә спорт белән шөгыльләнү һәм яшь буынны актив спорт төрләренә җәлеп итү өчен мәйданчык булдыру планлаштырыла. “Ирекле яр” проекты “Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары” Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Аны гамәлгә ашыру 2024-25 елларга планлаштырылган. Шәһәр паркын төзекләндерү эшләре 275 миллион сумга бәяләнә.
Андрей Назаров шулай ук Баймак районының бизнес даирәсе белән очрашу үткәрде. Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үтүенчә, район үсештә, әмма берлектәге эшне таләп итүче мәсьәләләр бар. Ул төбәк җитәкчелегенең республика районнарында һәм шәһәрләрендә эшкуарлар белән очрашу максатларының берсе шуңа бәйле булуын белдерде.
– Башта без бизнес, бигрәк тә районнарда, каршылыкларсыз үссен өчен шартлар булдырырга тырыштык. “Инвестиция сәгате” принцибы буенча муниципалитетларда “Эшкуарлык сәгате” үтә. Баймакта, мәсәлән, гомум инвестицияләр күләме 25 миллиард сумлык 67 проект каралган. Без сездә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санының бер ел эчендә 3 процентка үсүен дә күрәбез, бу монда бизнеска уңайлы булуы турында сөйли. Моннан тыш, грантлар, субсидияләр алучылар да бар. Әмма тагын да күбрәк була алыр иде, монда сезнең яктан активлык күбрәк кирәк, – диде Андрей Назаров.
Баймак районында 1268 кече эшкуарлык субъекты теркәлгән (ел башыннан +49). Төп өлкә – сәүдә. Барлык эшкуарларның биштән бер өлеше диярлек авыл хуҗалыгында мәшгуль. Эшкәртү производстволарына 9 проценттан артыгы туры килә. Үзмәшгульләр саны 376 кешегә арткан. Туризм өлкәсендә 15 кече эшкуарлык субъекты эшли.
Эшкуарларның Хөкүмәт әгъзаларына сораулары җир рәсмиләштерүгә, юл буе хезмәте һәм агач эшкәртү, юлларны ремонтлау, төзекләндерү буенча дәүләт программаларында катнашуга кагылды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас