+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 Май 2025, 03:50

Үсмер авариядә үлгән...

Аның хәтта "права"сы да булмаган.

Үсмер авариядә үлгән...Үсмер авариядә үлгән...
Үсмер авариядә үлгән...
Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә 18 яшьлек егет һәлак булган. Авария Куергазы районында Уфа - Ырынбур автомобиль юлында булгал. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Алдан билгеле булганча, егет «Лада Гранта» машинасы белән идарә иткән. Егетнең транспорт йөртү хокукы бирүче документы булмаган, әмма ул автомәктәптә укыган. Ул борылышта идарә итүне булдыра алмаган, юл читенә чыгып очкан, анда машина капланган.

18 яшьлек егет ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Әлеге вакытта тикшерү үткәрелә.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас