+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Май 2025, 17:55

Радий Хәбиров укытучылар белән очрашты

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР) фәне укытучылары белән очрашты. Очрашу «Патриот» хәрби-патриотик паркында үтте, анда республикадан 250 педагог катнашты.

Радий Хәбиров укытучылар белән очраштыРадий Хәбиров укытучылар белән очрашты
Радий Хәбиров укытучылар белән очрашты

– Мәгълүм әйтем бар: «Сугышларда генераллар түгел, ә укытучылар һәм дин әһелләре җиңә». Сез балаларда җаваплылык хисен, Ватанга мәхәббәт һәм аны якларга әзерлек тәрбиялисез, – диде Радий Хәбиров.

Очрашуда «Патриот» паркын үстерү, 8нче сыйныфлар өчен җыеннар уздыру, ОБЗР укытучылары өчен бертөрле форма кертү кебек мәсьәләләр күтәрелде. Башлык бу тәкъдимнәрне хуплады, инфраструктура булдырганда пилот проектлар эшләргә тәкъдим итте.

Матди-техник базаны яңарту темасы да күтәрелде. Агымдагы елда гомумдәүләт проекты кысаларында ОБЗР кабинетларын җиһазлау өчен 66,4 миллион сум бүленәчәк. Әмма бу гына җитми, дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе, һәм өстәмә ярдәм күрсәтү йөкләнде.

Моннан тыш, республикада ел әйләнәсенә эшли торган уку полигоны булдыру эшләре башланган. МЧС ярдәме белән махсус конструкция парк территориясенә кайтарылачак.

Кызлар өчен җыеннар, кадет мәктәпләре ачу, эзтабарлар хәрәкәтен үстерү кебек сораулар да тикшерелде. Очрашу ахырында Радий Хәбиров укытучыларга рәхмәт белдерде:

– Сез – бүгенге көндә иң кирәкле кешеләр. Уку программасы, җиһазлау буенча сораулар бар. Әмма иң мөһиме – сезнең шәхси үрнәк һәм балаларга биргән тәрбиягез, – диде ул.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас