

5 июньдә башкаланың Инорс бистәсендә Җылы күл һәм Караидел елгасы яр буйларында “Русия суы” Бөтенрусия акциясенең чираттагы этабы узачак.
Экологик өмә сулыклар ярларын чүп-чардан чистартуны максат итеп куя. Үткән ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан катнашучылар саны буенча илнең беренче өч төбәгенә керде: акциядә 112 мең волонтер катнашты, алар 5 мең чакрымнан артык яр буен чистартты.
Әлеген чара – ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экологик иминлек” гомумдәүләт проектының бер өлеше. Акция 11 ел эчендә илнең 89 төбәгеннән 11 миллионнан артык катнашучыны берләштерде, алар 10,3 мең сулыкны чистартты һәм 11 миллион капчык чүп җыйды.
Фото: "Башинформ"