

"Без бүгенге көнне зур түземсезлек белән көттек. Безнең өчен бу бина – туган йорт. Язучылар берлеге анда 1982 елда урнашкан. Бина Уфаның тарихи-мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Шуңа күрә ул игътибарга, кайгыртуга лаек. Ә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән йорт яңа сулыш алды, - дип уртаклашты Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай.
Аның сүзләренчә, биредә яшьләр иҗади яктан үсә алачак, ә тәҗрибәле сүз осталары илһамландыручы һәм заман таләпләренә җавап бирүче яңа әсәрләр иҗат итәчәк.
"Тагын бер зур яңалык: Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә бу бина безнең берлеккә даими файдалануга тапшырылды", - дип билгеләде Кадим Габделгалим улы.
"Монда без җыела, иҗат итә, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша алачакбыз. Ачылу тантанасы кысаларында үз сафларыбызга Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез", - дип хәбәр итте берлек рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.
Фото: башинформ.рф