

Төбәк җитәкчесе сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Башкортстан башкаласында Русия китап берлеге идарәсе әгъзаларын кабул итү - республика өчен зур мәртәбә.
- Бүген Уфа хаклы рәвештә Русиянең китап башкаласына әйләнде. Чирек гасыр дәвамында Русия китап берлеге язучыларны, мәдәният эшлеклеләрен, нәширләрне, китапханәчеләрне берләштерә, – диде Радий Хәбиров. - Өченче тапкыр үткәрелүче «Китап бәйрәме» фестивале – федераль дәрәҗәдәге иң якты вакыйгаларның берсе.
Республика Башлыгы Башкортстанда заманча милли әдәбиятны популярлаштыру һәм үстерү, шулай ук китапханәләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарылуы турында сөйләде. Радий Хәбиров шулай ук республикада язучыларга ярдәм итү системасы булдырылуын ассызыклады.
Башкортстан Башлыгы Русия китап берлеге президенты катнашлыгында «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсенең Попечительләр советын төзергә тәкъдим итте. Берлек президенты Сергей Степашин бу башлангычны хуплады, республика җитәкчелегенә фестивальне югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм Радий Хәбировка Русия китап берлеге орденын тапшырды.
Фото: glavarb.ru