

«Вверх» нәшрияты (Саратов шәһәре) Уфадагы халыкара ярминкәгә «О России - интересно» сериясеннән «Километры внука ветра» китабын алып килгән.
Аны төзүчеләр илнең төрле почмакларыннан тылсымлы тарихлар җыйган. Шул исәптән, Башкортстаннан да.
"Монда минем «Урал рухы» дигән хикәям дә бар, - дип хәбәр итте Уфа язучысы Олег Зорин. - Анда Мәскәүдән Башкортстанга дәү әниләре янына каникулга кайткан балалар турында сүз бара. Аларны Шүрәле адаштыра, ә Урал батырның рухы өйләренә кайтырга булыша".
Олег - төп белгечлеге буенча юрист, «Динамо» баскетбол клубында эшли. Әмма иҗатка да игътибар бирә. Ул Урал-батыр турындагы риваятьнең Башкортстан брендын Русиядә таратырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.