

"1. Уку эмпатияне үстерә. Кеше китап укыганда сюжетка ышана һәм үзен персонажлар белән бәйли, аларның уй-кичерешләре, хис-тойгылары белән яши башлый. Нәтиҗәдә, аңа чын тормышта мөнәсәбәтләр булдыру җиңелрәккә туры килә.
2. Тәҗрибә күрсәтүенчә, уку карьера баскычы буенча күтәрелергә ярдәм итә. Чөнки акыллы һәм белемле кешеләр бик аерылып тора.
3. Китап сөючеләр тизрәк һәм ныграк йоклый.
4. Библиотерапия турында ишеткәнегез бармы? Уку хәвеф, стресс дәрәҗәсен киметә һәм психик сәламәтлекне саклый.
5. Китапларга сөю ми картаюын тоткарлый. Гомер буена укыган кешеләрдә, олы яштә, когнитив сәләтләр югарырак. Алар интеллектуаль бурычларны уңай сайлый.
Минем өчен картлыкта үз акылымда булу мөһим. Бу - минем шәхси мотивациям», - дип уртаклашты Татьяна Фролова.