

Русия Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер һәм шагыйрь, СВО яугире Сергей Лобанов - «Китап -Байрам» III Халыкара китап ярминкәсенең мактаулы кунаклары. Алар музейга дүрт басма бүләк итте.
Шуларның берсе - "Хатын-кыз. Сугыш. Җиңү" дип аталганы - былтыр «Китап-Байрам»да тәкъдим ителде һәм Советлар Союзы маршалы Леонид Говоров исемендәге Беренче әдәби премиягә лаек булды.
Сергей Лобанов «Батырлар дәвере» дигән басманы бүләк итте. Бу китапны ул Олег Рой белән автордашлыкта язган. Аның өчен иллюстрацияләрне Митрофан Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе булдырган, алар ясалма интеллект ярдәмендә «җанлана». Тышлыктагы QR-кодны смартфон ярдәмендә сканерлап, текстны тулыландыручы һәм авторлар тасвирлаган вакыйгаларны күрергә мөмкин.