

«Белый город» нәшрият йортының (Мәскәү) «Җиңү елъязмасы» китабы «Урал батыр җирендә Ел китабы» конкурсында Башкортстан Республикасы Башлыгының махсус бүләген алды. Бүләкләү тантанасы «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узды. Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты продукциясе шулай ук берничә номинациядә билгеләп үтелде.
"Белүемчә, жюри эше киеренке булды, -дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев. - Беренчедән, быел гаризалар саны чираттагы рекордны арттырды: бөтен илдән 130 эш килде, ә былтыр 100 эш кабул иткән идек. Катнашучыларның географиясе дә киңәйде: Русиянең 19 төбәгеннән һәм чит илләрдән - 38 нәшрият. Конкурска бик күп кызыклы һәм яхшы басылган китаплар килде, ә алардан иң яхшыларын сайларга туры килде».
Жюрины Русия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты Константин Чеченев җитәкләде. Җиңүчеләр җиде номинациядә билгеләнде.
«Белый город» нәшрияты вәкиле Сергей Епихин: "Һәр нәшрият укучылар арасында ихтыяҗ табарга һәм иң яхшысы булырга тели. Без дә конкурста җиңүгә өметләндек һәм өметләребезнең аклануына шатбыз! Һәр солдат генерал булырга омтыла", - дип билгеләде.