

Китапларның берсе аның бабасының атасы Яхъя Габделхәлим улыныкы. Ул «Тәфсир» дип атала, 1886 елда басылып чыккан. Мортаза Солтангулов өчен басманың кыйммәте шунда ки, аның чит-читләре ата-бабалары язган уңыш, һава торышы, бала туу, якыннарының үлеме турында.язмалар белән чуарланган.
Әле аның коллекциясендә 1868 елда басылган китап бар. Ул Стәрлебаш районының Мостафа авылыннан Рәхим Уразовныкы булган. Бер бит кырыйларында авыл өстендә күпмедер вакыт күктә асылынып торган һәм юкка чыккан серле объект күренүе турында язма бар.
Мортаза Солтангулов умартачылар нәселеннән. Моннан унбиш еллар элек ата-бабаларның борынгы умартачылыгын тергезә башлаган.
Инвентарьны ул үзе ясый һәм Юрматы ыруы башкортлары тамгасы белән билгели.