+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 июнь 2025, 10:16

Урман янгыннарына юл куймыйк!

Башкортстанда соңгы тәүлектә яңа урман янгыннары теркәлмәгән, аңа кадәр Бөрҗән районында бер урман янгыны сүндерелгән, Авыргазы районында коры үлән янган.

Урман янгыннарына юл куймыйк!Урман янгыннарына юл куймыйк!
Урман янгыннарына юл куймыйк!

Ел башыннан бирле 25 гектардан артык мәйданда урман янгыннарының 10 чыганагы, 1200 гектардан артык мәйданда коры үсемлекләрнең 271 януы теркәлгән.

15 июньгә кадәр Башкортстанның кайбер урманчылыклары территориясендә булу һәм транспорт белән керү тыела. Тиешле боерыкка 25 майда республиканың урман хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы А. Аникина кул куйды.

Чикләүләр түбәндәге участокларга кагыла:
Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән урманчылыклары.

Режимны бозган өчен җаваплылыкка килгәндә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда штрафлар каралган (Русия Административ хокук бозулар кодексының 8.32 мәддәсе 3 өлеше):

Гражданнарга - 40 000 - 50 000 сум;

Вазыйфалы затларга - 60 000 - 90 000 сум;

Юридик берәмлекләргә - 600 000 - 1 000 000 сум.

Фото:https://mgazeta.com/

Автор:Резида Валитова
Читайте нас