Кичә көндез Башкортстанның Шаран районында Шаран - Тукбирде автоюлының өченче чакрымында Преображенское авылы янында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, "Lada Priora"ның 51 яшьлек водителе борылышта идарә итүне югалткан. Нәтиҗәдә, ул юл кырыена чыгып очкан.
Ир-егетне җәрәхәтләр белән дәваханәгә китергәннәр, ләкин кич белән ул аңына килмичә үлгән.
Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү уздыралар. Фаҗиганең барлык хәл-шартларын ачыклау өчен кирәкле экспертизалар билгеләнгән.
Фото: ЮХХДИ