+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 июнь 2025, 01:00

Гомерләр өзелмәсен!

Бәйрәм көннәрендә юлларда аеруча сак булыйк!Уфаның Сипайлово урамында дүрт автомобиль бәрелешкән, шуларның икесе – пассажирлар ташучы “НефАЗ” автобусы. Бу хакта республиканың ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте. Юл полициясе әлеге хәлне ачыклый.

Гомерләр өзелмәсен!Гомерләр өзелмәсен!
Гомерләр өзелмәсен!

Коткаручылар республика Клиник фтизиопульмонологик үзәгенә караган, әйләнеп капланган “УАЗ”дан һәлак булган ике кешене алган, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хезмәтләрдә. Мәгълүмат ачыклана.
Машина йөртүче һәм “УАЗ”дагы ашханә хезмәткәре пациентларга кичке аш китергәннәр һәм кире азык-төлек блогына кайтып барганнар.
“Һәлак булганнарның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Без аларның гаиләләренә тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез”, – дип язды сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Иглиндә йөк машинасы 6 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хәбәрне ишеткәч, баланың әтисе үзе дә “КамАЗ” машинасы белән бәрелешкән.
Ул вакытта бу кызның әтисе икенче кызы белән дәваханәдән кайтып килгән булган. Бер өй буенда кызы белән фаҗига булганын ишеткәч, ул үзе дә авариягә тарый, йөк машинасы белән бәрелешә. Хәзер ир кызы белән реанимациядә ята. Моңа кадәр йөк машинасы бәрдергән кызы да реанимациядә. Балаларның өченчегә авырлы әнисе тизрәк аларның савыгып чыгуын көтә.
“Р-240” автомобиль юлының 97нче километрында (М-12 “Восток” трассасына якынлашкан урында) теркәлгән авариядә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше имгәнгән.
Әлегә билгеле булуынча, “BMW-520I” автомобиле руле артындагы 47 яшьлек ир иярчен юлдан чыкканда “JАС” йөк машинасына юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машина водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Аның пассажирлары – 42 яшьлек хатын, 8 һәм 6 яшьлек ике бала – дәваханәгә озатылган.
Юл һәлакәте очрагы буенча тикшерү оештырылган, берничә экспертиза билгеләнгән.
Игътибар! Бу көннәрдә Башкортстанда урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр көчәячәк.
Яңгыр вакытында юлларда күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин, дип кисәттеләр Башкортстанның Транспорт министрлыгында.
Агымдагы атнада республика халкы эсседән бераз ял итәчәк. Әмма ял көннәрендә үк ул төбәккә яңадан кайтачак. Бу көннәрдә юлларда аеруча игьтибарлы булыйк, дуслар. Руль артында йөргәндә дә, җәяүләп барганда да юл кагыйдәләрен төгәл үтик, гомерләрне саклыйк, бәла-казалар бездән ерак торсын!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас