+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 июнь 2025, 11:11

Балалар Башкортстан картасын ясаган!

Сибайдан креатив индустрияләр мәктәбе «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивалендә катнашучыларны үзенең авторлык пазлары һәм башваткычлары белән әсир итте.

Балалар Башкортстан картасын ясаган!Балалар Башкортстан картасын ясаган!
Балалар Башкортстан картасын ясаган!

Экспозициядә - хит булган авторлык уенчыкларының тулы бер сериясе. Шуларның берсе - лазер гравировкасы ысулы белән Башкортстанның уникаль пазл-картасы. Бу - башваткыч кына түгел, ә балаларга туган як географиясен яхшырак белергә ярдәм итүче уен да.

Шундый ук ысул белән Русия картасы пазлы ясалган. Ә менә башкорт орнаментларын һәм туган шәһәрләренең 70 еллыгына Сибай логотибы төшерелгән түгәрәк башваткычларны егетләр 3D-принтерда бастырган.

Сүз уңаеннан, мәктәп 2024 елның октябрендә Камил Вәлиев исемендәге Сибай сәнгать колледжы базасында ачылды. Ул - Башкортстандагы шундый өч мәктәпнең берсе.

Фото: «Айда/Әйҙә играть» II Бөтенрусия уеннар һәм уенчыклар фестивале матбугат хезмәте.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас