+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 июнь 2025, 00:59

“Не рули, малай!”

Водитель-балалары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ата-аналары җавап бирәчәк: бу аларның кесәсенә ару гына сугачак. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе Илмир Ганиев белдерде.

“Не рули, малай!”“Не рули, малай!”
“Не рули, малай!”

ДАИ хезмәткәрләре җыйган материаллар хокук бозучы бала-водительнең яшәү урыны буенча балигъ булмаганнар эше буенча бүлеккә озатыла, анда аларны күзәтү астына алачаклар һәм профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Штрафлар җитди: балигъ булмаган үсмер мопед яисә скутерда, мотоциклда, автомобильдә хокуксыз йөрсә, штраф күләме 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итә. Аңа транспорт чарасы белән идарә итәргә рөхсәт иткән ата-анага 30 мең сум штраф салачаклар.

Республикада мондый хокук бозулар — өч тапкыр, административ җаваплылыкка тарттырылган ата-аналар саны дүрт тапкыр арткан. Быел 495 үсмер һәм бала транспорт чарасы белән хокуксыз идарә иткән өчен тотылган. 927 административ хокук бозу очрагы теркәлгән.

Республикада “Не рули, малай!” профилактик кампаниясе старт алды. Юл-транспорт һәлакәтләрендә иң күбе мотоциклдан егылып каза күрәләр. Аларда баш мие селкенә, күкрәк, корсак тирәләре яралана. Кайвакытта болар хәтта гариплеккә китерә, ди ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас