+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июнь 2025, 12:05

"Һиндстанда мондый фестиваль узмый"

"Әйдә уйнарга" фестивале белән чит ил кунаклары да кызыксына.

"Һиндстанда мондый фестиваль узмый""Һиндстанда мондый фестиваль узмый"
"Һиндстанда мондый фестиваль узмый"


Бу көннәрдә Уфада «Әйдә уйнарга» фестивале узучы Совет мәйданында без Һиндстаннан килгән студент-медикларны очраттык. Егетләр имтиханга ашыга иде.

- Сезнең монда шундый текә активлык! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты студент Джайянт. - Курсташлар биредә уенчыклар фестивале узуы турында сөйләде. Безнең Һиндстанда мондый чара юк. Имтиханнан соң бирегә һичшиксез киләчәкмен, барысын да җентекләбрәк караячакмын.

Джайянт сүзләренә караганда, ул фермерлар гаиләсеннән, һәм аның балачакта яраткан уенчыгы трактор булган.

- Ул әле дә өйдә минем балачагым истәлеген саклый, - дип уртаклашты чит ил кунагы. - Тагын мин крикет уйнарга ярата идем һәм хәзер дә уйныйм.

Фото: пресс-служба "Айда играть"

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас