+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июнь 2025, 17:20

"Криворучка" үсәргә кушты!

Бүген Уфада "Спокойной ночи, малыши" тапшыруын Полина Шашуро алып барды.

"Криворучка" үсәргә кушты!"Криворучка" үсәргә кушты!
"Криворучка" үсәргә кушты!


«Әйдә уйнарга» II Бөтенрусия фестиваленең вип-кунагы актриса, телевидение тапшырулары алып баручысы Полина Шашуро булды. Кечкенә тамашачыларга ул "Криворучка" исеме белән күбрәк билгеле. Ярминкәнең өченче көнендә легендар Хрюша һәм Филя белән бергә ул «Спокойной ночи, малыши!» үткәрде.

- Фестивальнең Совет мәйданында ничек узуын карадым. Төрле эшләнмәләр, чүпрәк курчаклар, уенчыклар бик күп. Хәтта нәрсәдер сатып алып, үзем белән Мәскәүгә алып китәсе килде. Үзем уйнарга яратам, күңел ачуларны яратам. Бу - минем кредо, - дип сөйләде Криворучка журналистларга.

Полина аңлатканча, ул үзенең "Оста куллар" остаханәсе" телепрограммасында ясаган барлык эшләнмәләр - ул уен.

— Мин ләззәт һәм уен арасында тигезлек билгесе куям, - ди актриса. - Минем остаханә - ул минем уен бүлмәм.

Һәм, әлбәттә инде, Криворучка Уфа тамашачысына мөрәҗәгать итте:
- Биредә мөмкин кадәр күбрәк остаханәләр барлыкка килсен өчен үсәргә, үсәргә телим. Балалар кул эшләре, курчаклар белән мавыксыннар, шатлансыннар һәм күңел ачсыннар!

Фото: пресс-служба "Айда играть"

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас