+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июнь 2025, 14:35

Уфада "Башкорт аты" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Тантана «Әйдә уйнарга» II Бөтенрусия фестиваленә туры китерелде.

Уфада "Башкорт аты" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәрУфада "Башкорт аты" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Уфада "Башкорт аты" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр


Бөтен республикадан килгән балалар жюри хөкеменә рәсемнәр, кул эшләре, уенчыклар җибәрде, өлкәнрәкләр – эсселар. Барлык 663 эш тә башкорт атына багышланган. Гомумән алганда, быелгы ярыш Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм СВО темаларын чагылдыра.

- Рәсемнәрнең һәм эшләнмәләрнең бер өлеше «Патриот» паркында һәм Евразия күчмә цивилизацияләр музеенда урын алачак, икенчесе – «Салют» тернәкләндерү үзәгендә, бу - сәламәтлекләре чикле балаларга бүләк. Шулай ук эшне сугышчыларыбызга тапшырырбыз. Алар моңа лаек! Һәм катнашучыларга зур рәхмәт! - Бу сүзләрне әйтеп, «Башкорт аты» башкорт токымлы атларны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Руслан Гыйззәтуллин конкурска шулкадәр югары дәрәҗәдәге материал килер дип көтмәгәнлеген белдерде.

Акмулла сәхнәсендә 27 лауреат һәм 27 дипломант бүләкләнде. Грамоталардан тыш, финалга чыгучыларга бүләкләр — колонкалар, график планшетлар, "акыллы" сәгатьләр тапшырылды. Ә аннары балалар «Әйдә уйнарга» фестивале тәкъдим иткән мәйданчыкларга ашыкты.

Фото: Пресс-служба "Айда играть"


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас