

«Төркиядән сезгә ялкынлы кайнар сәлам. Чыннан да иң якын кешеләрнең берсе, ул да булса – бердәнбер газиз әнием.
Күптәнге хыялларымның берсе – әниемне чит илгә алып барып ял иттерү иде. Әлеге максатыма ирештем.
Рәхмәт, әнием, минем янәшәмдә булганың өчен. Сиңа мең-мең рәхмәтлемен. Шушы ял сиңа файдага гына булсын.
Бүләк итегез әниләрегезгә ял, алар дөньяда берәү генә», – дип язган Ләйлә социаль челтәрдә.
Ул бу көннәрдә әнисе һәм 2 кызы белән Төркиядә ялда. Әнисенең моңа кадәр ялга барганы булмаган. Диңгезне дә үз гомерендә беренче тапкыр күрүе икән.
Фото: социаль челтәрдән.