

Башкортстан Башлыгы фестивальне оештыручыларга һәм катнашучыларга илнең мәдәни тормышына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм патриотик сәнгатьнең мөһим ролен ассызыклады.
- Махсус хәрби операция шартларында ансамбльләр иҗаты аеруча зур әһәмияткә ия була. Ул шатлык бүләк итеп кенә калмый, әхлакый ныклык формалаштыра, рухны ныгыта, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук республиканың "Росгвардия" командованиесе белән багланышларының мөһимлеген билгеләп үтте.
Фестиваль 10 июньдә Уфаның шәһәр паркларында концертлар белән дәвам итәчәк һәм Русия көнен, Шәһәр көнен һәм милли батыр Салават Юлаевның тууына 271 ел тулуны бәйрәм итүдә күләмле программаның бер өлеше булачак.
Фото: glavarb.ru