

Радий Хәбиров Марат Латыйповның Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфасында уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Узган атнада ведомство җитәкчесе пенсиягә чыгу сәбәпле, отставкага китү турында рапорт бирде.
– Бу бүләк - әлбәттә, нәкъ менә Башкортстанда эшләве белән горурланучы барлык шәхси составның бүләге, – диде Марат Латыйпов.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, ул Марат Латыйповны төбәкнең идарә итү командасына эшкә чакырган.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы Азамат Шаһисолтановка генерал Шәйморатов медален тапшырды. Ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды. Хәрби хезмәткәр төбәк җитәкчесенә һәм республика халкына СВО зонасында көрәшүче Ватанны саклаучыларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Республика Сугыш ветераннары клиник госпитале коллективы да сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән зур өлешләре өчен Башкортстан Башлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Радий Хәбиров бүләкне учреждениенең баш табибы Азат Рәхмәтуллинга тапшырды. Сугыш ветераннары госпитален Русиядә медицина реабилитациясен оештыру буенча иң яхшысы дип таныдылар.
- Бу - безнең табибларның зур хезмәте нәтиҗәсе. Аларның эше безнең заманда гаять актуаль. Коллектив югары компетенцияләр, яхшы матди база туплады, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru