+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 июнь 2025, 16:56

Урманнарыбызны янгыннардан саклыйк!

Гражданнарның урманнарда булуын һәм анда транспорт чаралары белән керүен чикләү режимы озайтыла!

Урманнарыбызны янгыннардан саклыйк!Урманнарыбызны янгыннардан саклыйк!
Урманнарыбызны янгыннардан саклыйк!
Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән урманчылыклары территорияләрендә урманнарга баруга һәм аларга транспорт чаралары белән керүгә кертелгән чикләүләр 6 июльгә кадәр озайтыла!

Чикләүләр урман мәйданнарын арендалау һәм сату-алу шартнамәсе нигезендә урманнарны саклау, яклау, тергезү чараларын гамәлгә ашыручы юридик берәмлекләргә һәм гражданнарга кагылмый. Ләкин туристларга һәм аучыларга катгый кагыла!

Бу чорда патруль-маневр төркемнәре көн саен урман фонды территорияләрендә ведомствоара патрульлек алып барачак һәм гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү режимын контрольдә тотуны тәэмин итәчәк.

Урманда яисә урман массивлары янында янгын чыккан очракта, Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 яисә урман сагының бердәм номеры 8 (800) 100-94-00 буенча шалтыратыгыз.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас