

Җәйге кичләрдә аеруча сак булыгыз!
Башкортстанда поши катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтендә ир-егет һәм аның дүрт яшьлек улы һәлак булганнар. Ашыгыч хезмәтләрдән хәбәр итүләренчә, авария Краснокама районының Раздолье авылы янында булган. “Skoda Octavia” автомобиле юлга йөгереп чыккан пошины бәрдергән, шуннан соң юл кырыена чыгып очкан һәм агачка килеп бәрелгән.
Водительгә 38 яшь булган, аның улына – дүрт. Һәлак булганнарны машинадан гидравлик инструмент ярдәмендә чыгарганнар.
Юлларда сак булыгыз. Бигрәк тә кичке вакытта урман буйларында юлга хайваннар килеп чыгу куркынычы зур.
“Юлларда, бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта, кыргый хайваннарның активлашуы сәбәпле, игътибарлы һәм сак булыгыз, – дип, шоферларга мөрәҗәгать иттеләр республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәтеннән дә. – Әгәр хайваннар катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте кисәтүче юл билгесе гамәлдә булган урында теркәлә икән, машина йөртүчегә алар дөньясына китерелгән зыянны каплатудан тыш, административ җаваплылык та яный”.
Авария вакытында болан һәлак булган очракта – 80 мең сум, аю һәлак булса – 60 мең сум, кыргый кәҗә – 40 мең сум, кабан дуңгызы 30 мең сум күләмендә китерелгән зыянны капларга туры киләчәк.
Юл-транспорт һәлакәтләренең һәр очрагы ЮХХДИ, республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан теркәлергә һәм рәсмиләштерелергә тиеш. Әгәр автомобиль хуҗасы ОСАГО страховкалау полисын рәсмиләштергән булса, бу очракта түләүләрне страховкалау компаниясе башкара.
“Юл-транспорт һәлакәтенә тарыган очракта, бәрелгән хайванга якын килергә, шулай ук юл-транспорт һәлакәте урынын калдырырга ярамый, бу машина йөртүчегә 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу белән янарга мөмкин. Әгәр дә сез киек җәнлекләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккансыз икән, булган хәл турында 112, яки 8 (347)
218-04-30 (Башкортстан Экология министрлыгының оператив дежуры) телефоны буенча хәбәр итегез”, – дип искәрттеләр министрлыкта.