+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 июнь 2025, 05:40

Бала коега төшеп киткән

Кичә Туймазыда ике яшьлек бала фаҗигагә тарыган.

Бала коега төшеп киткәнБала коега төшеп киткән
Бала коега төшеп киткән
Туймазыда ике яшьлек бала коега төшеп киткән.

Бала әнисе белән йөргән, ләкин бер мизгелдә капкачы ачык булган коега егылып төшкән, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Бәхеткә, якында гына профессиональ коткаручы китеп барган була. Ир-егет уйлап та тормыйча ярдәмгә ташланган һәм баланы тартып чыгарган. Зыян күрүче бала бераз җәрәхәтләр алу белән котылган.

Урамда балаларыгыздан күз яздырмагыз, кулыгыздан ычкындырмагыз! Шәһәрләрдә андый ачык коелар аз түгел.

 
Фото:Госкомитет РБ по ЧС


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас