+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 июнь 2025, 07:42

Килегез, күрегез, кунак булыгыз!

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гоммудәүләт проекты кысаларында башлангычларның берсе булган «Сәяхәт ит» Халыкара туристлык форумы кырларында Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм Русиянең Стратегик эшләнмәләр үзәге Discover Russia милли туристлык бренды экосистемасына керү турында лицензияле килешүгә кул куйдылар.

Килегез, күрегез, кунак булыгыз!Килегез, күрегез, кунак булыгыз!
Килегез, күрегез, кунак булыгыз!

Килешү төбәккә чит ил туристлык базарларында үзен активрак күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, аны ял итү һәм бизнес алып бару өчен кызыклы урын буларак тәкъдим итәчәк.

- Discover Russia милли туристлык бренды экосистемасына керү Башкортстанның туристлык индустриясен үстерүдә мөһим адым булып тора, чөнки ул, сәяхәтчеләр санын арттырып, чит илләрдә туристлык юнәлешләрен үстерү һәм маркетинг мөмкинлекләрен киңәйтә, – дип шәрехләде Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.

Discover Russia - «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Русиянең чит илләрдә туристик мөмкинлекләрен үстерү өчен булдырылган милли туристик бренд. Башкортстанга килгәндә исә, әлеге проектта катнашу - республиканың тармакны үстерү буенча планлы эшенең бер өлеше. Исегезгә төшерәбез: былтыр гына да төбәк 2,257 млн турист кабул иткән, бу, 2023 елдагыга караганда, 5 процентка күбрәк.

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә зур һәм әһәмиятле «Сәяхәт ит» форумында Башкортстан Республикасының рәсми делегациясен эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко җитәкчелегендәге Туризмны үстерү үзәге һәм әйдәп баручы туроператорлар тәкъдим итте.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас