

Башкортстанда дәвамлы яңгырлар башлана.
Гисметео мәгълүмәтләре буенча, явым-төшем озакка киләчәк.
Алар бүген, 17 июньдә башлана һәм 7 июльгә кадәр дәвам итә.
Кайбер көннәрдә яшен һәм боз явуы көтелә.
Һава температурасы көндез +19, +26 градус була. Төнге сәгатьләрдә +12 +16 градускача булуы көтелә.
7 июльдән төбәктә коры кояшлы һава урнаша.
Җиләк була, димәк!
Фото: социаль челтәрдән.