+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 Июня 2025, 09:11

Медицинада һәм мәгарифтә яңа ИИ системалары кулланылачак

Вузара студентлар кампусында "Мәгарифтә һәм медицинада ясалма интеллектны имин куллану" темасына "түгәрәк өстәл" узды.

Медицинада һәм мәгарифтә яңа ИИ системалары кулланылачакМедицинада һәм мәгарифтә яңа ИИ системалары кулланылачак
Медицинада һәм мәгарифтә яңа ИИ системалары кулланылачак

Очрашуны «ИИ хәвефсезлек мәктәбе» грант проекты кысаларында Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ Киберүзәге оештырды. Утырыш эшендә БДМУ, УУНиТ, УГНТУ, М.Акмулла исемендәге БДПУ, шулай ук профильле ИТ-компанияләр-нейрочелтәрләр уйлап табучылар белгечләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл"дә Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау министрлыклары өчен тәкъдимнәр белән меморандум имзаланды. Документның соңгы тексты якын арада басылып чыгачак һәм тиешле ведомстволарга җибәреләчәк.

Медицинада ясалма интеллект рентген сурәтләрен, МРТ һәм башка сурәтләрне интерпретацияләүдә ярдәм итә, яман шеш авырулары һәм сыну билгеләрен коралсыз күз ирешә алмаслык төгәллек белән ачыкларга сәләтле. Русиянең GigaChat платформасы «дәвалау эше» белгечлеге буенча имтиханны уңышлы узды, табибларча фикер йөртү сәләтен күрсәтте.

– БДМУның математик модельләштерү лабораториясендә вузара студентлар кампусы мәйданчыгында табиблар чишелешенә ярдәм итү һәм диагностика системалары эшләнә. Без табибларга патологияләрне (мәсәлән, УЗИда яңа шешләр) ачыкларга, медицина мәгълүматларын анализларга һәм диагностика процессларын оптимальләштерергә ярдәм итә торган инструментлар эшлибез, шулай ук университетыбызның башка фәнни лабораторияләре галимнәренең тикшеренү проектларына статистик һәм математик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өстендә эшлибез, – диде БДМУның мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы, доцент Азат Билалов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас