

Юлның алты участогында Русия Президенты Владимир Путин башлангычы буенча эшләнгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт эшләре дәвам итә.
Хәзерге вакытта 14 чакрым трассаның өслеге яңартылган.
Әле юлчылар юл кырыйларын ныгыталар, ремонтның соңгы этабы термопластиктан билгеләр ясау булачак.
Башкортстанның Транспорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле юлында тәүлеклек трафик 3,6 мең автомобильдән артып китә.
Фото:pravitelstvorb.ru