+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
25 июнь 2025, 16:42

Өч меңнән артык белгеч әзерләнгән

Бу инде «Санлы кафедралар» белем бирү проектының өченче агымы.

Өч меңнән артык белгеч әзерләнгәнӨч меңнән артык белгеч әзерләнгән
Өч меңнән артык белгеч әзерләнгән

Аны Уфа фән һәм технологияләр университетының вузара кампусы резиденты гамәлгә ашыра, шул вакыт эчендә 3160 студент тәмамлаган.

«Санлы кафедралар» проекты «Русия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасының «ИТ-тармагының кадрлар потенциалын үстерү» федераль проектына керә.

Аның максаты - ИТ-өлкәдә хезмәт базарында сорау һәм тәкъдим балансын саклау һәм икътисадны санлы компетенцияле югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү. Студентлар яңадан һөнәри әзерлек узарга һәм ИТ-профиль буенча өстәмә квалификация алырга мөмкин.

"Студентларның, базарның заманча трендларын исәпкә алып эшләнгән актуаль программаларны тирәнтен өйрәнеп, ИТ-профиль буенча өстәмә квалификация алу мөмкинлеге бар.

"РФ санлы икътисады“ проекты проекты кысаларында республикада яшәүче меңнән артык кеше "Санлы һөнәрләр“ программасы буенча укуларын тәмамлады», — ди Башкортостан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас