+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 июнь 2025, 21:22

Балакатай районында XVIII Төбәкара урыс җыры һәм такмаклары бәйрәме тәмамланды

Халык җырлары мәңге яшәсен!

Балакатай районында XVIII Төбәкара урыс җыры һәм такмаклары бәйрәме тәмамланды
Балакатай районында XVIII Төбәкара урыс җыры һәм такмаклары бәйрәме тәмамланды

Тыңлаучыларга халыкның мәдәни һәм рухи мирасын җиткерергә Уфа, Октябрьский, Балакатай, Белорет, Благовещен, Дуван, Иглин, Ишембай, Калтасы, Кыйгы, Мәчетле, Уфа районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Свердловск өлкәләреннән һәм Удмуртия Республикасыннан коллективлар һәм ялгыз башкаручылар килгән иде. Чарада 412 катнашучы катнашты – бу 28 солист һәм 35 коллектив.

Бәйрәм өч көн дәвам итте. Беренче ике көндә урыс җырын һәм такмакларын башкаручылар конкурсы узды. Чара кысаларында шулай ук Екатеринбург тарихы музееның этнологы һәм фәнни хезмәткәре Вячеслав Александрович Печняк, Пермь шәһәренең славян үзәге әгъзасы, Пермь краеның халык мастеры Марина Валерьевна Крысовадан лекцияләр һәм мастер-класслар узды. Жюри әгъзалары Л.И. Шутова һәм Г. Б. Хисаева коллектив җитәкчеләре һәм урыс халык җырын башкаручылар өчен мастер-класслар үткәрделәр.

Милли хуҗалыкларда бәйрәм кунаклары урыс һәм башкортларның тарихи мәдәни традицияләре белән таныша, декоратив – гамәли сәнгать осталары оештырган мастер-классларда катнаша, үзләре өчен сувенирлар сатып ала, шулай ук халык уеннарында катнаша алды.

 

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас