

Бу ярдәм чарасы “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Инновацион технологияләрне куллану клиникага клиентларга хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен саклап калырга һәм урындагы медицина хезмәтләре базарында урынын ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
– Бүгенге икътисади шартларда микрокредитлашу дәүләт ярдәменең ихтыяҗ белән файдаланылучы коралына әверелә. Эшкуарларга кирәкле акчаны тиз арада алу бик мөһим, һәм нәкъ менә шундый мөмкинлекне микрофинанслау механизмы бирә. Ташламалы микрозаймнар рәсмиләштерүнең гадилеге һәм уңайлы шартлары белән аерылып тора, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко.
Косметология, тар белгечлектән медицина һәм эстетиканың киң тармагына әверелеп, озайлы үсеш юлы узды. Башкортстанда косметология бизнесын киңәйтү өчен мөмкинлекләр бар, бу турыдан-туры кече һәм урта бизнес секторының финанс мөмкинлекләренә бәйле.
– Үз эшемне ачу идеясе миңа косметолог булып эшләгәннән соң килде. Мин үз көчемә ышаныч һәм яңа дәрәҗәгә чыгарга омтылуны тойдым. Үз бизнесыңны алып бару карарлар кабул итү процессын контрольдә тотарга, киләчәкне планлаштырырга һәм үсеш юнәлешен сайларга мөмкинлек бирә. Мин косметология белән 2004 елдан шөгыльләнәм, ул вакытта бу өлкә безнең шәһәрдә әле үсә генә башлаган һәм махсуслаштырылган медицина үзәкләре юк иде, – диде клиника җитәкчесе Гөлназ Абдуллина.