+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 июнь 2025, 06:32

«Җир көче» патриотик фестивале бер урынга батырларны җыйды

Мишкә районында үткән чара Башкортстаннан, күрше төбәкләрдән, шулай ук Русия башкаласыннан меңнән артык катнашучы һәм кунак җыйды.

«Җир көче» патриотик фестивале бер урынга батырларны җыйды«Җир көче» патриотик фестивале бер урынга батырларны җыйды
«Җир көче» патриотик фестивале бер урынга батырларны җыйды

"Җир көче" IV төбәкара этномәдәни патриотик фестиваленә гаиләләре белән махсус хәрби операция ветераннары, социаль координаторлар, медиклар, психологлар, юристлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, халык дәвалаучылары килде.

«Җир көче» проекты авторы һәм җитәкчесе, «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм фондының Башкортстан Республикасы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина фестивальне ачып, аның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәрберсенә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү икәнлеген ассызыклады.

- Фестиваль баштан ук республика халкының сәламәтлеген ныгытуда ярдәм итү буларак күзалланган иде. Беренче ике фестивальне без Баймак һәм Әбҗәлил районнарында уздырдык. Анда күрше төбәкләрдән дә килделәр, хәтта Казахстан вәкилләре дә булды. Узган ел фестиваль Гафури районында узды һәм патриотик чара буларак игълан ителде, аңа махсус хәрби операция сугышчыларын һәм ветераннарын һәм аларның гаиләләрен актив җәлеп итә башладылар.

Быел фестивальнең үзенчәлеге сугышчыларны сәламәтләндерү генә түгел, ә эшкуарлык эшенә өйрәтү, Русия халыкларының төбәк ассамблеясе әгъзаларын укыту, СВОда катнашучылар арасында ярышлар һәм мастер-класслар уздыру.

Бүген биредә катнашучы барлык гражданлык җәмгыяте институтларының төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашкан һәр кешегә һәм һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү, - дип билгеләп үт те Гөлнур Колсарина.

Чара кысаларында СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлык буенча белем бирү программасы старт алды. Гуманитар ярдәм җыю, батырлык дәресләре, мастер-класслар, "түгәрәк өстәл"ләр һәм спорт ярышлары үткәрелде.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас