+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 июль 2025, 06:00

Фән һәм технологияләр унъеллыгы яшь галимнәргә яңа мөмкинлекләр ача

Дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясаучылар Фән һәм технологияләр унъеллыгында билгеләнгән башлангычлар турында җентекле мәгълүмат бирде, аларга тиешле эш алып баручылар үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фән һәм технологияләр унъеллыгы яшь галимнәргә яңа мөмкинлекләр ачаФән һәм технологияләр унъеллыгы яшь галимнәргә яңа мөмкинлекләр ача
Фән һәм технологияләр унъеллыгы яшь галимнәргә яңа мөмкинлекләр ача

Уфадагы "Торатау" конгресс-холында XIII Бөтенрусия яшь галимнәр һәм студентлар фәнни берләшмәләре советлары съезды үз эшен дәвам итә. Яшь галимнәр төрле мәйданчыкларда оештырылган фикер алышуларда, панель дискуссияләрдә, осталык дәресләрендә актив катнаша.

"Фән һәм технологияләр ун еллыгы: бөтенесе өчен дә инициативалар" панель дискуссиясендә сүз Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгы, анда билгеләнгән башлангычлар, проектлар һәм чаралар турында барды.

– Унъеллыкның төп максатлары – яшьләрне фән һәм технологияләр даирәсенә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил һәм җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтү һәм халыкның Русия фәненең казанышлары турында белемен арттыру, – дип билгеләде Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы сайты Фәнни-технологик үсеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Али Асадов. Ул яшьләрне унъеллык чикләрендә үтә торган чараларда актив катнашырга, ул тәкъдим иткән гамәлдән киң файдаланырга чакырды. Әйе, унъеллыкның төп чараларының берсе саналган Яшь галимнәр конгрессы быел ноябрдә "Сириус" белем бирү үзәгендә бишенче тапкыр үткәрелә.

Фото: bashgazet.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас