+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 июль 2025, 10:00

"Фәнни инфраструктураны агрессив үстерү бу"

Русия Фән һәм югары белем министры урынбасары Денис Секиринский Уфада вузара студентлар кампусын төзүне «заманча, моңарчы күрелмәгән төзелеш һәм фәнни инфраструктураны агрессив үстерү» дип атады.

"Фәнни инфраструктураны агрессив үстерү бу""Фәнни инфраструктураны агрессив үстерү бу"
"Фәнни инфраструктураны агрессив үстерү бу"

Бу хакта ул Башкортстан башкаласында эшли башлаган яшь галимнәр һәм студентлар фәнни җәмгыятьләре советларының XIII Бөтенрусия съездының пленар утырышында белдерде.

- Масштаблары буенча 50-60нчы елларда Новосибирскида Академшәһәрчек төзелешен генә шундый ук дип атый алам. Хәзер бу чыннан да моңарчы күрелмәгән, бу мегасайенс классы инфраструктурасы һәм фән һәм икътисад, фән һәм дәүләт, фән һәм мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтүгә юнәлтелгән мөһим инструментлар җыелмасы. Республика төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше рейтингында гадәттәгечә алдынгы урыннарны били. Ә тикшеренүләр үткәрү өчен мохит оештыру буенча Субрейтингта Башкортостан гомумән 1 урында. Ул бу төбәктә тикшеренүчеләргә никадәр уңайлы булуын күрсәтә, - дип өстәде министр урынбасары.

Федераль спикер фән өчен тотрыклылык һәм эзлеклелек мөһим, дип ассызыклады. Бу гаять зур, гаять зур өлкә: 700 меңгә якын кеше тикшеренү һәм эшләнмәләр өлкәсендә эшли, 4 меңнән артык оешма тикшеренү һәм эшләнмәләр белән шөгыльләнә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас