Бу хакта ул социаль челтәрдә яза:
"Бисмилла итеп эшне башладык! Ниһаять, минем хыялны тормышка ашыра башладылар, мин мәрхүм абыемның участогын төзекләндерә башладым, бу безнең өчен бик кадерле урын, бу элек без үскәндә бәпкә саклаган, сыерларны су эчертергә йөрткән, футбол, башкача уйнаган тыкрык иде. Абый шушы урында йорт салдырды, сәламәтлеген югалтты. Ул үлгәч, хатыны участокны сатты, анда тәртип булмады, күргән саен йөрәк елады. Ниһаять, мин аны сатып алдым һәм, ниһаять, олы абыем хөрмәтенә мини парк ясарга булдым".
Шәп, Әнвәр! Хуплыйбыз!
Фото: социаль челтәрдән.