+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
1 июль 2025, 20:05

Мошенникларга акча тапшырыр өчен Уфага Ижаудан таксида килгән

Беркатлы пенсионерлардан  акча ташучы курьерларны тоткарлаганнар. 

Башкортстанбуенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Росгвардия көче ярдәме белән курьерларны тоткарлаган, аларны мошенниклар үз корбаннарыннан акча җыю кулланган.

Берничә көн эчендә алданган пенсионерлар башкала полициясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Билгесез адәмнәр аларга телефоннан шалтыратып төрле сылтаулар белән акчаларын алган. Курьерларга өлкән яшьтәгеләр 3 миллионнан артык акчаларын биреп җибәргән. Мәсәлән, Ижевскида яшәүче  75 яшьлек  хатын бер миллионнан артык акчасын мошенникларга тапшырыр өчен  Уфага таксида килгән. Аның йорт телефонына шалтыратып,  тиздән телефон элемтәсе өзеләчәген хәбәр иткәннәр. Моны булдырмас өчен паспорт мәгълүматларын әйтүне сораганнар. Аннары пенсионер хатынга янәсе дә хокук саклау органнары хезмәткәрләре шалтырата башлаган. Сез дустанә булмаган дәүләтләргә акча күчерәсез, дигәннәр алар аңа. Коты очкан ханым банкка барып, барлык тупланмаларын салдырып алган. Аферистлар аңа такси чакырткан, ул, таксига утырып, акчаларны тапшырыр өчен Уфага килгән.

Хокук саклаучылар курьерларга акча тапшыруны булдырмый кала һәм аларны тоткарлый. Мошенникларның булышчылары 16 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшь кешеләр булып чыккан, алар шул рәвешле акча эшләргә уйлаган. Мессенджердагы кураторлардан күрсәтмәләр алып, алар адреслар буенча килгәннәр, акчаларын алып, мошенниклар счетына күчергәннәр. Кичә аларның өлкән яшьтәге уфалы ханымнан 600 мең сум акча алганнары ачыкланды. Телефон аферистлары кушуы буенча уфалы ханым акчаларны чәчәкләр  чүлмәгенә салган һәм курьерга тапшырган. Бу сумманы җинаятьчеләр банкомат аша “эш бирүчеләр” счетына  күчереп өлгергән. Тагын бер уфалы хатын шул ук курьерларга ике миллион сум акча биргән.  

Бу очракларга карата “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре тоткарланучыларның шундый ук җинаятьләргә катнашлыгын билгели, дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас