

Сәламләү сүзендә Радий Хәбиров балаларга Русия тарихы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
- Сезнең һәркайсыгызга мин иптәш һәм партнер кебек карыйм. Әгәр без монда икән, димәк, илебез турында бертөрле фикер йөртәбез, аның героик үткәненә сокланабыз, бүгенгесе өчен борчылабыз. Сез бик молодцы, ихтирам сүзләрен кабул итегез, - диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук укучыларның сорауларына җавап бирде. Республикада уздырыла торган чаралар турында сөйләгәндә, Башкортстан Башлыгы аларның күбесе патриотик характерда булуын ассызыклады.
Балалар Радий Хәбировтан аның республикадагы яраткан урыны турында сорады.
- Башкортстанда ландшафт бик күп төрле. Далалар, таулар, урманнар, бик күп елгалар һәм күлләр – бу яктан без бик бай. Һәм мин яраткан дистәләгән урыннар бар, - диде республика Башлыгы.
Төбәк җитәкчесе иң кызыклы урыннар арасында Чишмә районында булачак Евразия күчмә цивилизацияләр музее территориясен атады. Радий Хәбиров Башкортстан Мәгариф министрлыгына балалар өчен «Турахан» визит-үзәгенә баруны оештырырга кушты.
Фото: glavarb.ru