+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 июль 2025, 05:16

Их, кая гына ашыктыгыз соң, балалар?!

Әбҗәлил районында өч яшь егет юл фаҗигасендә һәлак булган.

Их, кая гына ашыктыгыз соң, балалар?!Их, кая гына ашыктыгыз соң, балалар?!
Их, кая гына ашыктыгыз соң, балалар?!

Кырзач авылыннан Айтуган, агалы-энеле Айнур һәм Инсаф исемле егетләр Әскар - Амангилде юлында җиңел автомобильдә йөк машинасына бәрелә. Кызганычка каршы, су сөлегедәй егетләрнең гомерен саклап кала алмыйлар.

Бу көннәрдә Кырзач авылы халкы бик авыр кайгы кичерә. Егетләргә багышланган язу һәм фотосурәтләр авыл группасына куелган. Бөтен район халкы мәрхүмнәрнең якыннарына һәм туганнарына кайгы уртаклашу белдерә.

«Эй, малайлар, малайлар, кая гына ашыктыгыз шулай? Күркәм сабырлык гаиләләренә, ана-аталарына, кайгыгызны уртаклашам күршеләрем, иманнарын юлдаш итсен. Бик авыр хәл...»

«Типсә тимер озәрлек егетләрнең вакытыннан алда китеп баруы туганнары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә тетрәндергеч булды. Бигрәк яшьли әрәм булдылар. Никадәр тормышка ашмаган хыяллар, өметләр юкка чыкты. Тыныч йоклагыз, җаннарыгыз җәннәттә булсын. Якыннарына сабырлык һәм түземлек», – дип яза егетләрнең авылдашлары.

Егетләрне дуслары, авылдашлары тик яхшы яктан хәтерли, аларны җылы сүз белән искә ала.

«Айтуган шушындый матур, сылу, тәртипле, эшчән, типсә тимер өзәрдәй егет иде, армияда десантчы булды, әлеге вакытта вахта ысулы белән йөреп альпинист булып эшләп йөри иде. Бер дә эшсез тормады. Туганнары өчен өзелеп торды, шушындый яхшы кешеләр ник иртә китә икән, Ходайга да яхшы кешеләр кирәк, дигәннәре дөрестер, күрәсең. Караңгы гүрләре якты, җаны оҗмах түрендә булсын. Әнисенә, туганнарына сабырлык, түземлек телим», – диелә мәрхүм егетләрнең берсе турында.

Мәрхүм егетләрнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Автор: Мирас Янгильдин

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас