

Аскын районындагы авылларның берсе республика атамасын йөртә.
Башкортстан авылы кияве Тимур Сафин әбисе яшәгән йорт каршында "Йөрәгемдә Башкортстан" дип аталган арт-объект урнаштырган. Оста ир аны үзе эшләгән.
“Бу эшем яраткан әбием Мөнәвәрә Арсаевага бүләк буларак ясалды. Ул - 4 бала әнисе. Өлкән кызы - минем тормыш иптәшем Зәйтүнә. Бик алдынгы карашлы һәм булдыклы гаиләдән кәләш алдым. Әбиемә зур рәхмәт. Тиздән аның туган көне. Тырышып дөнья көтә. Умартачы да әле үзе. Безнең барыбызны да хәстәрли, күңел җылысын өләшә. Стелладагы хәрефләр милли бизәк белән бизәлгән. Ул - Башкортстан авылына да, республикабызга, шулай ук монда яшәгән әбием кебек эшчән, саф һәм милләт җанлы кешеләргә тирән ихтирам билгесе", - ди Тимур.
Мөнәвәрә Нуретдин кызы Аскынга Бөрҗән районыннан килен булып төшкән. Хәләле Фәнил Зыя улына булган тойгылары аны шундый ерак төбәкне үз итәргә булышкан.
Мөнәвәрә апа кызы, "Юлдаш" радиосының яңалыклар бүлеге мөдире Зөһрә Арсаева белән яугирләргә гуманитар ярдәм оештыруда катнаша, ул берничә тапкыр Уфага килеп аларга татлы чәк-чәк пешереп озатуда үз өлешен кертте.
Соклангыч апаның капка төбе нәкъ шундый булырга тиеш!
Фото: гаилә архивыннан.