

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык объектларын киләсе көзге-кышкы чорга әзерләү максатына 4,2 млрд сум акча юнәлтеләчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова шундый мәгълүмат җиткерде.
Министр хәбәр иткәнчә, республика җылыту сезонына Русия Энергетика министрлыгының яңа кагыйдәләре нигезендә әзерләнә.
– Төбәкнең җылыту мизгеленә гомум әзерлеге 31,4 процент тәшкил итә, - диде Ирина Голованова. - Әзерлек темплары узган еллар дәрәҗәсенә туры килә, эшләр штат режимында бара.
Министр объектларның әзерлек актларын тапшыру срогының үзгәрүенә аерым игътибар итте – хәзер ул 15 сентябрьгә туры килә.
Фото: "Башинформ"