

Яшь галим - «Исследование методом молекулярной динамики механических свойств двухокомпонентных композитов на основе алюминий» дигән фәнни хезмәт авторы.
Полина Полякованың эш үзенчәлеге - эксперимент һәм теория симбиозында. Тикшеренү нәтиҗәләре интенсив пластик деформация методлары ярдәмендә яңа in-situ композитлар табу буенча алга таба эксперименталь эшләр өчен фундаменталь булып тора.
- Русия Фәннәр академиясенең яшь галимнәр өчен премияләр белән медальләр алуга конкурс талантлы яшь тикшеренүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, фәнни яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итү, яшь галимнәрнең иҗади активлыгын хуплау максатында үткәрелә. Полина Полякованың эшенә бәя бирү - аерым учреждение өчен генә түгел, тулаем республиканың бөтен фән өлкәсе өчен мөһим вакыйга. Бу югары бүләк артында тикшеренүченең һәм тәҗрибәле остазларның зур составы тора, - дип ассызыклады төбәкнең Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.
Фото: pravitelstvorb.ru