

Башкортстан башкаласында 19 яшьлек курьер электровелосипедта барган һәм өч яшьлек баланы бәрдергән иде.
Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Уфада баланың имгәнүен контрольгә алды.
Ведомство башлыгы Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча җитәкчесе Владимир Архангельскийга җинаять эше кузгатырга, тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты. Әлеге факт буенча төбәк Тикшерү комитетында процессуаль тикшерү оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, 5 июльдә 19 яшьлек Уфа кешесе “Минако” электровелосипеды руле артында Кремль урамы ягыннан Беренче Май урамындагы тротуар буйлап Азатлык урамына таба хәрәкәт итә. Сул яктан аңа каршы өч яшьлек малай килә. Бәрдерү нәтиҗәсендә сабый төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.