+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 июль 2025, 17:19

Күчмә «Сәнәгать сәгате» узды

Бүген Бөредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күчмә «Сәнәгать сәгате» үткәрде. Аны балалар товарлары җитештерүдә махсуслашкан «Спектр» компаниясе мәйданчыгында оештырганнар. Киңәшмә алдыннан төбәк җитәкчесе предприятие эшчәнлеге һәм чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән танышты.

Күчмә «Сәнәгать сәгате» уздыКүчмә «Сәнәгать сәгате» узды
Күчмә «Сәнәгать сәгате» узды

Төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук профильле производстволар җитәкчеләре катнашкан чараның төп темасы - уенчыклар, уеннар индустриясен һәм балалар өчен товарларның киң спектрын үстерү. Республика башлыгы бу мәсьәләнең бөтен ил өчен актуаль булуын ассызыклады.

- Президент йөкләмәләре нигезендә без бу юнәлештә 2022 елдан бирле актив эшлибез. Ел саен «Айда уйнарга» форумын үткәрәбез, анда тармак үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада балалар өчен куркынычсыз продукция җитештерүче 84 предприятие эшли. Узган ел аны җибәрүнең гомум күләме 6 миллиард сумнан артып киткән.

Башкортстан Башлыгы бу өлкәдә эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Сүз беренче чиратта җиңел сәнәгатьне үстерү программасы кысаларында балалар товарлары индустриясенә ярдәм итү, шулай ук махсус чаралар – күргәзмәләрдә катнашу һәм продукцияне алга җибәрү чыгымнарының бер өлешен каплау турында бара.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас