

2022 елда Хаффман һәм аның якыннары Аризонадан Техаска күченгән. Моның сәбәбе – балаларны ЛГБТ пропагандасыннан саклау. Әмма Хаффман сүзләренчә, соңрак бу пропаганда Техаска да килеп җиткән, нәкъ шуңа алар Русиягә күченергә уйлаган.
Дерек Хаффман башта Русиягә бер атнага килгән. Башкала урамнары аны чисталыгы һәм хәвефсезлеге белән шаккатырган. Тормыш принципларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт аңа аеруча тәэсир иткән, бу Русиягә күченеп килү файдасына хәлиткеч фактор булган. Хаффманның хатыны педагог булып эшләргә планлаштыра, ә ул үзе СВО зонасына барырга ниятли.
“Мин Русия армиясенә язылып, шул рәвешле үз өлешемне кертергә телим. Ахыр чиктә без Русиядә тулысынча ассимиляцияләнергә, гражданлык алырга һәм монда матур киләчәк төзергә телибез”, – дип билгеләгән Хаффман.
________
*ЛГБТ – “Росфинмониторинг” тарафыннан террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән һәм Русия территориясендә тыелган оешма.