Башкортстанда җылы һава торышын төнге салкыннар алыштырырга әзерләнә. Бүген, 14 июльдә, республиканың таулы районнарында термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Мондый мәгълүмат белән Башгидрометүзәк синоптиклары биргән мәгълүматларга нигезләнеп, Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетында уртаклаштылар.
Метеорологлар фаразына караганда, төбәк территориясендә алмашынучан болытлы һава урнашачак, шул ук вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +8, +13 градус булуы көтелә, шул вакытта таулы районнарда +3 градуска кадәр төшәчәк.
Уфада һава торышы шундый ук булачак: алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Көчле җил булуы да көтелә. Башкалада төнлә һава температурасы +9, +11, көндез +23, +25 градус тәшкил итәчәк.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.