+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 июль 2025, 10:38

Юлда янә үлем...

8 яшьлек бала да авыр хәлдә.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Башкортстанда юл‑транспорт һәлакәтеннән соң 8 яшьлек баланы коткаралар. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Бала Нефтекамага дәваханәгә озатылган, анда медицина ярдәме күрсәтү өчен РДКБ белгечләре килгән.

Авария 12 июльдә була. ВАЗ-2115 машинасының 48 яшьлек водителе Нефтекама-Яңавыл трассасында каршы як полосага чыккан, анда «Лада Приора» белән бәрелешкән. Республиканың дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, бер кеше һәлак булган.

Берсе бик авыр хәлдә, тагын өчесенең уртача авырлыктагы имгәнүе бар.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас