

Июль Башкортстанда җылы, чын җәйге һава торышы белән сөендерә. Көндезге температура +25, +27 градус - бик уңайлы. Август безгә нәрсә китерер?
"Гисметео" порталы мәгълүматларына караганда, август бик эссе булмаячак һәм явым-төшемнәр көтелә. Яңгырлар явачак.
Көндез температура +22дән +24 градуска кадәр булачак. Төнлә дә шактый җылы булачак +14дән +16 градуска кадәр. Шулай булгач, җәй белән ләззәтләнергә өлгерербез әле.
Фото: Башинформ