+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 июль 2025, 07:06

Сәяхәттән сихәтләнеп кайтыгыз!

Сәфәр алдыннан сәламәтлекне кайгыртыгыз!  

Сәяхәттән сихәтләнеп кайтыгыз!Сәяхәттән сихәтләнеп кайтыгыз!
Сәяхәттән сихәтләнеп кайтыгыз!

Сәфәр алдыннан сәламәтлек торышын кайгыртыгыз. Һичшиксез, медицина тикшерүе үтегез һәм табиб киңәшләрен искә алыгыз. Бу аеруча хроник авырулары булганнарга, бала көтүче һәм яшь балалы хатын-кызларга кагыла.

Аптечка кирәк!

Үзегез белән беренче ярдәм аптечкасы булсын. Анда мондый дарулар булырга тиеш: авыртуны басучы, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, ашкайнату эшчәнлеген җайга салучы, бөҗәкләр тешләвеннән, шулай ук бинт, мамык, су үткәрмәүче пластырь, бер тапкыр кулланыла торган шприцлар, барьерлы контрацептивлар.
Күзегездә линзалар булса, аларга эремә, күзгә тамыза торган даруыгызны алырга онытмагыз. Кояштан крем да мотлак кирәк.

Кояш — дус кына түгел!

Безнең ил кешеләре тропик һәм субтропик климатта адаптация үтәргә тиеш.
Кояш сугудан саклану өчен тәннең ачык урыннарына махсус крем сөртеп, җиңел, табигый тукымалардан тегелгән кием, башка эшләпә киеп йөрү мөһим.

Җәнлекләрдән сак булыгыз!

Җәнлекләрдән, бөҗәкләрдән йогышлы һәм паразитар авырулар күчәргә мөмкин. Хәвефсезлек өчен тиешле прививкалар ясалган булсын. Елан чагу аеруча куркыныч. Шуңа күрә озын җиңле кием, чалбар, носки киеп йөрергә кирәк.

Дөрес тукланыгыз!

Үзәкләштерелгән су һәм канализациясе булган кунакханәләрдә генә яшәү хәвефсез.
Азык сыйфатлы булган урыннарда гына тукланыгыз. Шешәләрдә сатылучы яисә кайнаган су гына эчегез.
Рәсми программага кермәгән җирләргә экскурсиягә йөрмәгез.
Гигиена таләпләрен үтәгез!
Рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз. Аяк киемсез йөрмәгез, бернәрсә дә җәймичә, кызынырга ятмагыз.
Шәхси гигиена таләпләрен җиренә җиткереп үтәгез!
Чит илдән кайтканда самолетта махсус анкета тутыруга каршы килмәгез. Ул эпидемиягә каршы чараларны вакытында оештыру өчен кирәк.

Су коену кагыйдәләре

* Суда фаҗиганең иң еш сәбәбе, һава температурасының – югары, ә су температурасының түбән булуында. Бу хәл көзән җыеруга китерергә һәм кеше бата башларга мөмкин.
* Әгәр суда кул-аякларыгыз “тыңламый” башлый икән, аркагызга ятып, ярга таба йөзәргә тырышырга кирәк.
* Кояшта озак булганнан, йөгереп килгәннән, волейбол уйнаганнан соң шунда ук суга керергә ярамый.
* Рөхсәт ителмәгән урыннарда чуму, йөзү бик хәвефле!
* Йөзәр өчен такта, автобаллон, волейбол тубы камералары һәм башка шундый нәрсәләр кулланмау хәерле. Суда шаярырга ярамый!
* Текә яр янында, куе суүсемнәр булган җирдә, агым көчле урыннарда су кермәгез.
* Теплоход, катер, көймәләргә якын килмәгез.
* Әзерлексез һәм табиб рөхсәтеннән башка тирәнгә кермәгез.
* Көймәдә йөзгәндә урыннарны алмашмагыз.
* Балаларны суда караучысыз калдырмагыз* Башка балаларны да күздән ычкындырмагыз, бәлки нәкъ сезнең игътибарлылык кемнеңдер сабыеның гомерен саклап калыр.
* Батып баручы кешегә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнегез*
* Йөзгәндә суны авызга кертмәскә, йотмаска тырышыгыз.
* Сәяхәттән кайткач, калтырану, косу, эч китү, ютәл, тәндә тимгелләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас