+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 июль 2025, 05:45

Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?

Агымдагы  елның 1 сентябреннән өй эше күләмен контрольдә тотачаклар.

Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?
Төнгә кадәр өйгә эш эшләүләр артта калырмы?
Агымдагы  елның 1 сентябреннән 1-4нче сыйныф укучылары өчен өй эшенә вакыт расланган нормадан артмаска тиеш. Бу хакта документ Русиянең Мәгариф министрлыгы сайтында басылды.

Документтан күренүенчә, укучылар өчен өй эшләрен башкару вакыты 1нче сыйныфта – 1 сәгатьтән, 2нче һәм 3нче сыйныфларда – 1,5 сәгатьтән, ә 4нче сыйныфта 2 сәгатьтән артмаска тиеш.
Моннан тыш, мәктәпләр һәр сыйныфның барлык фәннәр буенча өй эше күләмен контрольдә тотарга тиеш. Шул ук вакытта өй эшен дәрестә үк бирергә тәкъдим ителә, электрон журнал булганда педагог анда барлык мәгълүматны уку көне тәмамлану вакытыннан да соңга калмыйча урнаштырырга тиеш.
 
Озак вакыт эшләүне таләп итә торган биремне үтәү өчен укучыларга җитәрлек вакыт бирергә кирәк.
 
Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас